21 июль 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Буй җитмәслек чәкчәк: Казанда милли ризык белән дөнья рекорды куелды
Халыкара чараларда катнашырга дип, Казан аэропортына килгән һәр кунакны Татарстан Рәисе чәкчәк белән каршы ала. Хәтта «чәкчәк дипломатиясе» дигән гыйбарә дә барлыкка килде, шулай итеп аны бөтен дөньяда беләләр. Хәзер исә рекордыбыз да бар. Башкала үзәгендә дөньяның иң биек һәм иң авыр чәкчәге әзерләнде. Әлеге тарихи вакыйгада «ВТ» журналисты да катнашты.
-
Яңалыклар
Патриарх Татарстан Премьер-министрын Рус Православие Чиркәве ордены белән бүләкләде
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл ТР Премьер-министры Алексей Песошинны Рус Православие Чиркәвенең III дәрәҗә преподобный Сергий Радонежский ордены белән бүләкләде. Тантана бүген Никола Тульский храмында узды.
-
Яңалыклар
МАКСта Татарстанның цифрлы хезмәтләре буенча навигатор булдырылган
Татарстан халкы хәзер МАКС илкүләм мессенджерында республиканың цифрлы сервислары буенча навигатордан файдалана ала. Бу хакта ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Җәмгыять
«Мал-мөлкәт, мунчалар, гаражлар акты»: Пермь краенда зыян күргән милләттәшләрнең хәлен белештек
Фаҗига уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыга. Узган атна ахырында көчле яңгырлардан соң Пермь краенда 20 дән артык авыл су астында калды.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Базар хәле өметсез
Якын Көнчыгышта барган сугыш фонында глобаль икътисадта төшенкелек билгеләре көчәя. Без моны нефть бәясенә карап та белә алабыз. Бу юллар язылганда, сишәмбе иртәсендә, Brent сортлы нефть 88,9 доллар тора. Төп нефть артериясе булган Һүрмүз бугазында танкерлар яна, хөсиләр кара алтын державасы булган Согуд Гарәбстанын блокадага алуларын игълан итте.
-
Яңалыклар
Табиб эсседә сәламәтлекне ничек сакларга кирәклеген аңлатты
Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш кардиологы Мария Глезер эсседә йөрәк һәм кан тамырларының кирәгеннән артык каты эшләве турында искәртә.
-
Яңалыклар
КАМАЗ автомобильләре «Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңде
К5 буын КАМАЗ автомобильләре, шулай ук КАМАЗ Компас 5, Компас 9 һәм Компас 12 йөк машиналары «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре – 2026» конкурсы лауреатлары исемлегенә керде. Конкурс нәтиҗәләрен оештыру комитеты игълан итте, дип хәбәр итә «КАМАЗ хәбәрләре»нә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Миңнеханов Казанга Николь Тульский гыйбадәтханәсен изгеләндерүгә килгән кешеләр белән аралашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Богородица монастыренең Николь Тульский гыйбадәтханәсен изгеләндерүгә республика башкаласына, шул исәптән илнең башка төбәкләреннән дә килгән православ динлеләр белән аралашты. Шул хакта хәбәр итеп, ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова видео урнаштырды.
-
Яңалыклар
Чаллыда 50 яшьтән өлкәнрәк 200гә якын кеше никахын теркәгән
2026 ел башыннан Яр Чаллыда 50 яшьтән өлкәнрәк 200гә якын кеше никахын рәсми рәвештә теркәгән. Бу хакта шәһәр ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова хәбәр иткән.
-
Яңалыклар
Чаллы – Сарман юлы участогын реконструкцияләүгә 275 миллион сум биреләчәк
Татарстанның Тукай районында Яр Чаллы – Сарман автомобиль юлының 1,2 км озынлыктагы участогын реконструкцияләүгә 275 миллион сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда Брест драма театры гастрольләре узачак
«Зур гастрольләр. Чит ил программасы» федераль проекты кысаларында 21 һәм 22 июльдә Камал театрының Зур сәхнәсендә Брест академия драма театрының (Беларусь Республикасы) гастрольләре узачак.
-
Җәмгыять
Муллык та... авырлык?
Бакчага чыккан саен, үткән ел бу вакытта коелган алмаларны таптап йөри идек дип, ямансулап куям. Һәм чирәм арасыннан тапкан бер-ике алманы, сөенеп, өйгә тотып керәм. Агачтагы берән-сәрән алмаларны күзләр белән эзләп, әле тагын калдымы икән, дип тә барлыйм. Булганда кадере юк, булмаганда тансыкка, кирәклегә әйләнә шул алма дигәнең дә.
-
Яңалыклар
Казанда тәре йөрешендә җиде мең кеше җыелды
Православие дине вәкилләре Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәмендә Тәре йөреше чарасында катнаша.
-
Яңалыклар
Россиядә эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе бер ел эчендә 2,6 мең сумга арткан
Россиядә эшләүче гражданнарны пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме бер ел эчендә якынча 2,6 мең сумга арткан, дип күренә Россиянең социаль фонды мәгълүматларыннан. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
МӨҺИМ
Туйганчы салабыз: ягулыкка бәйле шау-шу кимиме?
Әле яртысы гына узса да, быелгы җәй истә калырлык булды: бензин тирәсендә купкан шау-шу бик күпләрнең төн йокысын качырды. Ягулык салу станцияләрендә озын-озак чиратлар хасил булды, бензин сатып алуга бәйле чикләүләр кертелде, бу хәлләрдән файдаланып кесә калынайтып калырга теләүчеләр артты. Вазгыятьне җайга салу өчен Татарстан Хөкүмәте мәсьәләне үз контроленә алды. Сабак алдыкмы?